27.01.2010 Җәмгыять
ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ НИДӘ?
Күбебез яшәү мәгънәсе турында уйланмый калмагандыр. Әмма берәүнең дә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алганы юк. Чыннан да, нигә без монда, бу ыгы-зыгы, кичерешләр, газаплар, шатлык һәм кайгылар – алҗытып-ялыктырып бетерүче хисләр нәрсәгә?
Кеше, әлеге мәңгелек сорауга җавап эзләп, кайвакытта, Гомәр Хәйям шикелле, төшенкелек халәтенә дә килә:
Галәм өчен, әйтче, адәм,
син кем генә?
Синең яшәү барлы-юклы
төтен генә.
Нигә килдем?
Нигә китәм?
Максат нидә?
Юк, җавап юк бу
сорауга һичбер кайда…
Биредә мин Америка ачарга җыенмыйм, бары тик уй-фикерләремне генә уртаклашырга телим. Шунысын да искәртү урынлы булыр – һәркемгә яшәү мәгънәсен үзенә билгеләргә туры килә. Максатларны түгел, нәкъ менә мәгънәсен ачыкларга. Ә максатлар үзгәреп тора. Аларның кайсына ирешергә дә мөмкин, әмма яшәү мәгънәсе бөтен гомер аша уза һәм тормыш агышындагы максатлар да аңа буйсынырга тиеш.
Һәркемнең – үзенеке
Башта яшәү мәгънәсе турындагы иң киң таралган фикерләрне карап үтик.
Балаларда. Аларны еш кына тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Менә кемнәр хакына яшәргә була. Алар нәселне дәвам итә, тормыш тәҗрибәбезне саклый, әти-әнисенә чиксез шатлык китерә һәм, ниһаять, кайгыртулары белән гомеребезнең соңгы көннәрен бизи. Үзең тугансың икән, башкаларга да туарга булыш. Тереклекне саклап калуның төп принцибы шул. Ул кешеләрдән башка барлык тереклек ияләренә дә карый. Ә кеше бер-берсен юк итүнең яңадан-яңа юлларын эзли, алдагы буыннардан яхшырак булу, башкаларга бары тик игелек кенә кылып, камилләшү турында уйламый. Нигезе – нәфес һәм көнчелек. Шулай булгач, балалар яшәү мәгънәсенең асылы түгел булып чыгамы?
Бәлки акча яки хакимияттер? Югыйсә алар гына кешене ирекле итә, акча безнең чиксез хаҗәтләребезне үти, ә хакимият беркайчан да «өскә» карамаска мөмкинлек бирә. Тик хакимият гаять зур җаваплылык та йөкли һәм «урын»ны саклап калу өчен күп көч куярга туры килә. Өстәвенә зур акчаларга, хакимияткә ия булучылар икейөзлелек, көнчелек, ялагайлануга корылган ялган ихтирам белән уратып алынган. Әйләнә-тирәдәгеләрнең күбесе сине ихластан яратучылар түгел, ә синнән куркучылар һәм күңелләреннән сине күралмаучылар.
Алайса, мәхәббәттер. Ул кеше сәләтле булган иң якты һәм саф хис, барлык шагыйрьләр мәдхия укыган даими һәм сәбәпсез шатлык чыганагы. Чыннан да, гомер буе сөеп һәм сөелеп, барлык шатлык һәм кайгыларны уртаклашып яшәүдән, кешенең бөтен кимчелекләрен белә торып, аны кичерү һәм бернигә карамый яратудан, әлеге хиснең ныгый баруыннан һәм тирән картлыкка ирешеп, ахыр чиктә бер көнне үлүдән дә яхшырак нәрсә була аламы икән?! Әмма бер көнне, өстәвенә, ярату да ике яклы булмаса? Мәхәббәт газапларны шатлыкка караганда күбрәк тә китерә бит. Шулай булгач, бу хисне яшәү мәгънәсе итеп буламы?
Тагын альтруистлык кала. Саф күңелле, кылган яхшылыгына нәрсәдер өмет итмәүче, тормышның максатын башкалар хакына яшәүдә күргән игелек иясе. Ул – кешелекнең идеалыдыр, мөгаен. Тик уйлап карагыз әле, сезнең тормышыгыз нәрсәгә әйләнәчәк, нинди мәхрүмлекләр күрергә, игелекле гамәлләрегез өчен нәрсәләргә түзәргә туры киләчәк! Кешеләр яхшыга тиз ияләшәләр дип дөрес әйтмиләр, алар аңа мизгел эчендә күнегәләр һәм сезне җүләргә яки беркатлыга санап, муеныгызга атланачаклар. Дөрес, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүчеләр дә бар анысы, тик алар бик сирәк. Гадәттә, игелек бик тиз онытыла, начарлыкны гына гомер буе хәтерлиләр. Шунысы да бар: күп очракта безгә начарлыкны кайчандыр үзебез игелек кылган кешеләр эшлиләр.
Мәгънәсез тормыш
Әгәр кешенең кыланышларында һәм эш-гамәлләрендә мәгънә булмаса, бу үзеннән-үзе аның тормыш сыйфатында чагылыш таба. Мәгънәсез яшәү – кеше язмышын үз кулына алырга мөмкинлек бирүче эчке этәргечтән башка гомер итә дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул көчсезгә әйләнә, таяныр нигезне югалта һәм теләсә нинди тормыш ситуациясе, теләсә кайсы проблема аны тигезлектән (чыгырдан) чыгара. Мондый кеше белән җиңел идарә итеп була һәм ул шәхес булудан туктый, аның үзенчәлеге, сәләте, таланты һәм мөмкинлекләре зыян күрә. Ул йомшак характерлыларны эчкерле максатларында һәм мәнфәгатьләрендә файдаланучыларның җиңел табышына, корбанына әйләнә.
Сораулар җаваплардан күбрәк…
Нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга тиеш. Әмма бу нигезләмә артында бертөрле җавап алынмаган күп сораулар тора. Кеше тормышына аерым мәгънә салырга, билгеле бер максатлар куярга, аларга ирешүгә омтылырга тиеш. Әмма ул теләсә нинди максат яки омтылыш була аламы соң? Алга куелган теләсә кайсы бурычны «яшәү мәгънәсе» дип атарга мөмкинме? Яшәү мәгънәсе «яхшы» яки «начар» була аламы? Ул тормыш тәҗрибәсе белән киләме, әллә «читтән» бирелә торган нәрсәме? Яшәү мәгънәсен формалаштыруга чор, дөньяны танып белү һәм кеше инанган дин нинди йогынты ясый? Монда аның белеме, таланты һәм сәләте нинди роль уйный?
Сораулар мөмкин булган җаваплардан күбрәк. Яшәү мәгънәсенә ирешү өчен кешенең башкарган эш-гамәлләре аның өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәсәлән, берәү бакчасында кое казыды һәм аның файдасын үзе генә күрә башлады ди. Аның бу гамәле мәгънәгә ия булырмы соң? Юк, әлбәттә. Ә менә коены капка төбендә казыса, андагы суны күршеләре дә файдалана алыр иде. Беренче очракта ул шәхси файда алуга кайтып калса, икенчесендә йөрәк кушуы буенча – игелек кылу максатында эшләнде. Шулай итеп бер үк гамәл, нинди максат куюга карап, ике төрле яңгыраш ала икән. Беренчесендә, теге карун һаман үзен генә кайгырта, дип сүксәләр, икенчесендә рәхмәт укыйлар. Ә файданы гамәл кылучы да, башкалар да күрә. Димәк, яшәү мәгънәсе игелек кылуда, һәр кылган эш-гамәлеңә нинди мәгънә салуда икән. Мондый эш-гамәлләр күбрәк кылынган саен, яшәү дә мәгънәлерәк була бара. «Яшәү мәгънәсе нидә? Башкаларга хезмәт итүдә һәм яхшылык эшләүдә», – ди Аристотель.
Ислам дине тәгълиматы да кешеләргә игелек кылу аша рухи камилләшүгә өнди. Бары тик шулай гына Аллаһыга якынаеп була. Тик динне кәсепкә, ә дин әһелләрен кәсепчегә әйләндергән җәмгыятьтә яшәү мәгънәсе акча табуга, шәхси җитешлеккә, байлыкка омтылуга кайтып кала шул. Икейөзле җәмгыять, икейөзле сәясәт, икейөзле тормыш… Тарих сәхнәсендә трагифарс уйнала.
Инша
Бәхетле булу өчен нишләргә?
Ни син, бәхет?
Бер мине генә мени
Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.
Гомер буе бер таң көткән кеше,
Гомер буе аңа таң атмаган.
И. Ихсанова.
Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр өмет, ышаныч озатып бара. Заманага гына сылтарга ярамый, замана бәхетле-бәхетсез була алмый. Бары кеше генә. Кеше бәхетсезлегеннән тәм табып, кемнеңдер күңелләрен рәнҗетмибез микән? Ходай биргән сынауларны лаеклы үтибез микән? Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Кара һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора.
Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә булла, ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли.
Бәхетле булыр өчен, нишләргә? … Нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!” Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.
Лукина Л.Н.- башлангыч сыйныф укытучысы
Һәркем яшәү мәгънәсен үзенчә аңлый. Кемдер акчага табынып, балда-майда йөзеп, типтереп, бер кайгысыз яшәүне үзе өчен бәхет дип саный, ә кемдер кыйммәтле курортларда ял итүгә өстенлек бирә, икенче берәүләр яшәү мәгънәсен карьерага омтылуда, ә бүтәннәр аны гаиләсендә, балаларын тәрбияләүдә күрә. Ләкин нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга…
Галия Шәйхетдинова, пенсиядәге укытучы:
— Кеше үзенә еш кына, «Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?» дигән бик катлаулы сорау куя һәм аңа бик еш төгәл генә җавап та бирә алмый. Тормышның төрле этапларында яшәү мәгънәсе төрлечә күренә. Балага әни кирәк, яшүсмернең тизрәк олы кеше буласы килә. Мәктәптә эшләгәндә мин һәрчак укучы балаларымның яхшы укулары, тәртипле булулары, ә иң мөһиме, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре турында уйлана идем. Ә хәзер күбрәк үз гаиләң турында уйлыйсың, иң якын кешеләреңнең сәламәт булуын, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәүләрен беркемне дә рәнҗетмәүләрен, бәхет-сәгадәттә һәм имин яшәүләрен телисең.
Миңа калса, бу тормышта кеше үзенең социаль хәленә, хәл итә торган проблемаларының эчтәлегенә, дөньяны аңлавына бәйле. Мин бөтен кешегә тормышлары мәгънәсен югалтмавын телим.
Бибинара апа Сөниева, хезмәт ветераны:
— Тормыш, аккан судай, бер урында гына тормый инде ул. Аның фәлсәфәсе шундый. Моңа борчылырга кирәкми. Миңа бүген 91 яшь. Җәмгыятьтә, тормышта булган барлык әһәмиятле вакыйгалар, үзгәрешләр һәм яңалыклар безнең тормышыбызда үзенең эзен калдырды. Гомерем буе «Алга» колхозында эшләдем. Дөньяда һөнәрләр, белгечлекләр бихисаптыр. Һәр кеше, шуларның берсен сайлап, гомерен шуңа багышлый һәм тормышының мәгънәсен, ямен шуннан таба. Мин — җир кешесе, тормышым җир белән бәйләнгән. Мин яшьтәшләрем белән бик тырышып эшләдем. Бигрәк тә сугыш вакытында армый-талмый, кар-яңгырга карамый Җиңү көнен якынайту өчен барысын да эшләргә тырыштык.
Гаилә дәүләтебезнең кечкенә генә бер күзәнәге булып тора, нигезебезнең яшәү ташы дип әйтсәк тә була. Җәмгыятебезнең бөтен асылы, язмышы, иминлеге шушы күзәнәкнең нинди сыйфатта булуына бәйләнгән. Без тормыш иптәшем белән 55 ел бергә яшәдек. Бүген аның бакыйлыкка күчкәненә дә 6 ел булды. Нәрсә генә булмасын, төрле авырлыклар килгәндә без бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бүген минем алты оныгым, җиде оныкчыгым бар. Барлык яшьләребез дә, вакытлары җиткәч, яраткан парлары белән ныклы гаилә корсыннар, киләчәк җәмгыять өчен сәламәт, акыллы балалар үстерсеннәр иде. Киләчәгебез өметле кулларга күчәр, дип ышанам.
Гомер кешегә бер тапкыр гына бирелә. Шушы гомерне җәмгыятьтә файдалы булып яшәү — һәрбер кешенең төп максаты. Илебезгә сугыш афәтләре күрергә язмасын, бер-беребезгә карата миһербанлы, игътибарлы булыйк, бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Бәхет өстенә бәхет өстәлсен, сөенечләр өстенә шатлыклар насыйп булсын.
Диләрә, сәүдә хезмәткәре:
— Яшьрәк чакта эшемне беренче планга куя, яшәү мәгънәсен шунда күрә идем. Ә гаилә икенче планга кала иде. Без — социализм чоры балалары — барыбыз да диярлек шундый идек. Балаларны тәрбияләргә вакытыбыз калмый да диярлек иде. Алар баштан бакчага йөрделәр, аннары мәктәпкә киттеләр, шуңа күрә, дөресен әйткәндә, балаларым белән шөгыльләнергә вакыт та булмады, аларның ничек үскәннәрен дә күрми калдым. Эш дип җан-фәрманга чаптык. Ләкин нәрсәгә ирештек соң? Фидакарьләрчә тырышып эшләде, дип медаль дә бирмәделәр, һәйкәл дә куймадылар (шаяртып әйтүем). Ярый әле, алар тәртипле булып үстеләр, үсеп җиткәч тә һәркайсы үзенә лаеклы һөнәр сайлады. Бозылып, эчеп-сугышып йөрмәделәр. Хәзер, инде олыгая башлагач, яшәү мәгънәсен мин гаиләмдә, балаларымда һәм оныкларымда күрәм. Аларның бәхетле, сау-сәламәт, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре — минем өчен зур шатлык.
Фәнзия, фармацевт:
— Хәзерге чит ил һәм илебез сериалларында япь-яшь кызлар байлыкта, муллыкта яшәүне хуп күрәләр. Чибәр-чибәр, затлы хатын-кызлар бай картларга, олигархларга кияүгә чыгалар да, үзләрен бәхетнең күгенә мендем, дип саныйлар. Ләкин алар бәхетлеме соң? Бәхет, яшәү мәгънәсе акчада, тәмле ашауда, гамьсез тормыш алып баруда, «алтын читлек»тә яшәүдәме? Юк шул. Күпмедер вакыт узгач, алар бай ирләреннән качып яки судлашып, балаларын калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Ни өчен балаларын калдырыпмы? Чөнки ирләре аларны үзләрендә калдырырга тырышалар. Мин үзем тормыш мәгънәсен исән-сау булып, тату, тынычлык хөкем сөргән гаиләдә яшәүдә күрәм. Сәламәтлектән дә зуррак бәхет юк. Минем бер таныш хатыным рак белән чирләде. Үләр алдыннан, әгәр терелсәм, кара ипи һәм стакан су белән торырга да риза булыр идем, дия иде. Ләкин терелә алмады шул, ач үлем аны алып китте. Ә бит ул мул, акчалы тормышта яшәде, бернәрсәгә дә мохтаҗлык күрмәде, табышлы урында эшләде. Үлем сайлап тормый шул. Һәркем бәхетле, сәламәт булсын иде — бөтен теләгем шул.
Надирә, журналист:
— Мин тормышымның мәгънәсен матур итеп, сөеп һәм сөелеп, бөтен күңелемне биреп гомер кичерүдә күрәм. Үз гаиләмне корырга, дөньяны танып белергә, һәм иң мөһиме, үземнән соң ниндидер яхшы һәм игелекле эшләр калдырырга телим. Гаиләм һәм туганнарым, якыннарым һәм дусларым да бәхетле яшәсеннәр иде. Алар хакына һәм булачак балаларым хакына алар бу кайгыртуны бәяли алырлык итеп яшәсәм иде.
Резидә Фатыйхова, укытучы:
— Тормыш мәгънәсе турында уйлану — кеше булган кешегә хас нәрсә. Ул уйлар минем башымнан һич тә чыкмыйлар. Фәлсәфәле әдәбият фәнен укытучы буларак, минем һәр сыйныфтагы һәр дәресем диярлек азмы-күпме шушы сорауга җавап эзли. Әдәбиятта шушы сорауны куйган, геройлары тормыш мәгънәсен эзләгән әсәрләр бик күп. А.П.Чеховның «Крыжовник», «Ионыч»ын алыйкмы, Л.Н Толстойның әсәрләренме — һәрберсе безне уйланырга, дөрес нәтиҗәләр ясарга этәрә. Иван Иванович («Крыжовник») «Тормышны, гаделсезлекләрне үзгәртер өчен киләчәкне көтеп тормагыз, бүген көрәшегез, бүген яшәгез, яхшылыклар эшләргә ашыгыгыз!» — ди.
Тормыш мәгънәсе — киләчәк буыннарга да барып ирешерлек яхшылыклар эшләүдә, тормышны яхшыртуга үзеңнән өлеш кертүдә, дигән фикердә тукталыйк. Гади хатын-кыз буларак тормыш мәгънәсен мин иң элек үзеңнән лаеклы дәвам, җәмгыятькә файдалы, акыллы, бәхетле кешеләр тәрбияләп калдыруда күрәм. Ә бу нәрсә синең яраткан, үзеңне бәхетле хис иткән гаиләң булганда мөмкин. Гаиләңне тәэмин итәр, үзеңне тулы канлы тормышта итеп тояр өчен яраткан эшең булу зарур. Ул эш «Тагын 5 көн эшләсәм, ай тула, аннан акча алам» дияр өчен түгел, ә һәркөн иртән эшкә ашыкканда: «Мин кешеләргә кирәк, мин үземнең хезмәтем белән аларга файда китерәм» дип хис итәр өчен кирәк. Мин, табиблар, укытучылар, төзүчеләр генә шулай уйларга тиеш, дип уйламыйм. Әгәр урам себерүче үзенең хезмәте белән матурлык тудыруын аңлап эшли икән, димәк, ул бәхетле. Тормыш мәгънәсе әнә шундадыр.
* * *
Күпме кеше, шуның кадәр үк фикер. Күпләр хәзер яшәүләренең мәгънәсен сәламәт булып, балалары һәм оныклары турында кайгыртып яшәүдә күрәләр. Ә яшьрәкләрнең бай, матур тормышта яшиселәре, үзләре теләгән һөнәрне сайлап алып, шул һөнәр буенча укып,яхшы эшкә урнашасы һәм тормышта карьерага ирешәселәре килә. Ләкин барыбер фикерләр, ни генә булмасын, бер нәрсәгә — сау-сәламәт булып, балалар үстереп, тыныч тормышта яшәүгә кайтып кала.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.
Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә: «Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек. Бу фәкать кәферләрнең уйдырмалары гына..» («Сад»: 27). Мәсәлән, черкиләрнең юкка чыгулары белән генә дә кайбер кошларның, күлдәге бакаларның юкка чыгуларына сәбәп булачак.
Ләкин бер бик мөһим нәрсә хакында кеше гафләттә, ваемсызлыкта кала — ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм — бу сораулар белән башын катырасы килми. Тормыш хайваннарныкы кебек, тамак тук, өс бөтен, тагы нәрсә кирәк. Фикерләү кирәк, кеше фикерләве белән хайваннардан өстен булып тора да инде. Әйе, кайберәүләр фикерли, томышның максатын эзли һәм нәтиҗәдә һәр берсе үзенчә җавап бирә.
Якыннарым, балаларым өчен яшим, мәхәббәт, бәхетле булу өчен, үз-үземне үстерү, уңышка ирешу (самореализация) өчен, кешеләрнең исендә калу өчен, хакимияткә ирешү, күбрәк байлык туплар өчен, гадел җәмгыять төзү өчен яшим. Яшәү мәгънәсе тәннең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауда, ди, кайберәүләр. Ә күпчелек кешеләр тормышның мәгънәсе хакында баш катырмыйлар. Алар өчен тормыш ашау-эчү, күңел ачу, ләззәтләнүдән гыйбарәт. Мондый очракта кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла соң? Аллаһ әйтә: «…алар ләззәтләнәләр һәм ашыйлар, хайваннар ашаган кебек…» («Мөхәммәт»: 12).
Алда әйтелгәнчә, кеше үз максатына: байлыкка, хакимияткә, бәхеткә, мәхәббәткә ирешсә дә, үлем белән бөтен ирешкәне юкка чыгачак. Әгәр дә кешенең бөтен ирешкәннәре, байлыгы, дәрәҗәсе үлем белән юкка чыга икән, болар берсе дә тормышның мәгънәләре була алмыйлар, болар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Алда әйтелгәннәр алар тормыш максаты түгел, ә безнең күңелләребезне шушы дөньяга нык итеп бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.
Бу тормыш шуннан гыйбарәт: эшләдең, шуңа нәрсәдер сатып алдың, кулланып карадың, ләззәт алдың. Яки эшләдең, акча алдың, ай буе шул акчаны ашау-эчүгә, киемгә һәм башка нәрсәләргә тотып бетерәсең, тагы эшкә барасың. Менә бу тормыш кеше үлгәнче кабатланачак. Яки мәктәпне тәмамлагач кеше берәр уку йортына керә; максат — профессия алып яхшы, акчалы эшкә урнашу. Ничек кенә карасаң да, мондый тормыш ашар өчен яшәүгә әйләнеп кала.
Уйлап карыйк, әгәр дә без эшләгән өчен хезмәт хакы алгач, бу акча белән шатланганнан соң аны кире тартып алалар икән, эшләүдән мәгънә бармы? Бервакыт 22 яшьлек американ егете Виктор Франкл исемле психологка шундый хат яза: «Минем гыйльми дәрәҗәм бар, яхшы машинам бар, матди яктан беркемгә дә бәйле түгел, үземнең хыялларымны чынга ашырырга бөтен мөмкинлекләрем бар. Ләкин бер сорау гына мине борчый — боларда нинди мәгънә бар соң?»
Экзистенциализм
Экзистенциализм — философиядәге бер юнәлеш. Ул кешенең асылын һәм аның яшәвенең мәгънәсен тикшерә. Күпчелек атеистик фикердә торучы экзистенциалистларның фикеренчә, кешенең тормышы күңелсез нәтиҗәгә ия. Кеше авырлык белән туа, күз яшьләре белән үсә, үзенең көннәрен куркуда үткәрә, тиргә батып эшли, күптөрле кайгылар, борчулар кичерә, ахырдан үлем белән очраша, кайсысына ул иң баштан ук дучар ителгән иде инде.
— Мәсәлән, франция фәлсәфәсече Жан-Поль Сартр (1905-1580) әйткән: «Әгәр дә без үләргә тиеш икән, безнең тормышыбызның бер мәгънәсе дә булмаячак, һәрбер нәрсә сәбәпсез бар булган, көчсезлектә дәвам итә һәм очраклы рәвештә үлеп китә… Безнең монда тууыбыз абсурд һәм үлемебез дә абсурд.»
— 19 гасырның немец философы Артур Шопенгауэр фикеренчә, кешенең тормышы даими рәвештә үлем һәм авырлыклар белән көрәшүдер. Бер авырлыктан котылганнан соң, икенчеләре килә, ә инде тормыш хаҗәтләрен кайгырту аны туйдыра башлый. Кеше бу мәгънәсезлектән фәкать иллюзияләр һәм үзенә бер шөгыль уйлап чыгару белән генә котыла.
— Ф. Ницше әйтүенчә, кеше юклыктан килде һәм үзенең цивилизациясе һәм планетасы белән юклыкка китәчәк.
— Алберт Камю (1913-1960) әйтүенчә, күп кешеләр үзләренең вак хәсрәтләре һәм шатлыклары белән тормышка бер мәгънә дә бирмичә яши бирәләр. Ә инде тормышка ниндидер мәгънә бирергә тырышучылар көч түгәләр, тырышалар, алга чабалар. Ләкин ахыр чиктә иртәме, соңмы аларны үлем көтә. Мәгънәсез яшәүчеләр дә, тормышка мәгънә бирергә тырышучылар да үләчәкләр. Шуңа кеше тормышы — абсурд.
— Рус философы С.Л. Франк фикеренчә, тормышның бер максаты да юктыр, шуңа күрә тормышның максаты хакында сорауны кую дөрес түгел. Без яшәр өчен эшлибез,ә яшибез эшләр өчен. Менә шушы тәгәрмәч эчендә кеше тиен кебек әйләнә.
— Мәскәүдә, революция чорларында,- дип яза Марциновский, — мин революционерлардан сорадым: «Кеше ни өчен яши?» — дип. Алар миңа: «Көрәшү өчен»,-дип җавап бирделәр. Мин: «Ә ни өчен көрәшергә?» Алар: «Яшәр өчен».
— Рус язучысы А.П.Чехов әйтүенчә, кеше үзенең тормышын төрле көндәлек вак мәшәкатьләр белән, төрле эшләр белән мәшгуль булып, җәмгыятьтә ниндидер урын тотам дип яшәгән була. Һәм бервакыт ул салкын тиргә батып төнлә белән уянып китә. Ни булды? Зур хәсрәт булды — тормыш узып китте. Бу тормыш булмады да, чөнки аның мәгънәсе юк иде.
Хәзерге вакытта психологлар кешеләрдә төрле психик чирләрнең таралуына игътибар иттеләр. Алар барысы да кешеләрнең яшәү мәгънәсен югалтудан килеп чыга, диләр. Нәтиҗәдә депрессия, невроз,кеше эчкечелеккә сабыша, наркотиклар кадый башлый. Һәм ни кызганыч бу чирләр еш кына карьерада һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән һәм бай кешеләрне дә чирләтә. Шуңа күрә карьерада зур уңышларга ирешү һәм байлык кешегә күңел тынычлыгын бирә алмый, диләр психологлар.
Бу дөнья уен гына
Аллаһ әйтә: «Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына…» («әл-Әнгам»:32)
Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Нинди генә уен булмасын, шахмат, теннис, футбол, компьютер уеннары, шуларны уйнаганда ул бөтен дөньясын оныта, эшен, гаиләсен, бурычларын, ягъни азартка керә. Җиңсә — шатлана, куана, җиңелсә — борчыла, кайгыра.
Кайбер кешеләр компьютер уеннарын шул кадәр онытылып уйныйлар, хәтта аңын югалткач, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән очракларны да ишетеп беләбез. Ерак китәсе дә юк, безнең районда бер футбол фанаты Россия командасы җиңелгәч, хәле авыраеп шифаханәгә алып киткән очрак та булды. Дөнья да шул ук нәрсә.
«Байлык һәм балаларыгызны арттырышуыгыз сезне алдады, хактан ерагайтты. Хәтта сез үлеп каберләргә кергәнче» («әт-Тәкәсүр»: 1-2). Шушымы инде тормыш мәгънәсе? Бөтен нәрсә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: «Син аларга дөнья томышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер — берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр…» («әл-Кәһф»:45)
Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш булыр дип шатланалар, ләкин корылык башланып, бөтен үскәннәр кибеп саламга әйләнә. Кеше дә ирешкән уңышларын үлүе белән югалта.
Дөнья томышына тагы бер яхшы мисал китерергә була. Бу дөнья төш кебек. Без төшне чынбарлык итеп күрәбез. Без анда шатланабыз, куркабыз, борчылабыз, нәрсәгәдер ирешәбез, хыяллар чынга аша, яраткан кеше белән очрашабыз, нәрсәдер табабыз һәм башкалар. Ә инде уянып китсәк боларның барысы да юкка чыга. Мәсәлән, мин үзем дә бервакыт төшемдә акчалар тапканымны күрдем, шатлана-шатлана бөтен кесәләремә тутырдым. Ә инде уянып китсәм, бөтен тапкан акчаларым, шатлыгым юкка чыккан, кайда акчаларым, кая киткән алар? Бу дөнья тормышы да шул ук төш инде.
Психоанализга нигез салучы З. Фрейд әйтүенчә, әгәр дә кеше тормышның мәгънәсе белән кызыксына башлый икән, димәк, ул авыру кеше. Юк, бу сорауны авыру кеше түгел, ә фикерләүче, аңлы кеше бирә.
Безнең табигатьтә булган һәрнәрсә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, кояш яктырта, аның җылысы һәм яктысы белән үсемлекләр үсә, тереклек яши. Шушы кояш эссесе белән җирдән парлар күтәрелә, җил ул болытларны куа, һәм барлык тереклеккә кирәк булган яңгыр ява. Үлән үсә, аны куян ашый, куянны бүре ашый. Куяннар саны кимесә, бүреләр дә кими. Агач үсә, аңа кортлар ияләшә, ул кортларны кошлар ашый. Әгәр дә черкиләр генә юкка чыксалар да, бик күп кошлар, бакалар, күлләрдәге балыклар да юкка чыгачак. Ягъни табигатьтән нинди генә үсемлек, бөҗәк, хайван юкка чыкса да, бу табигатькә зыянга гына булачак. Ләкин кеше дигән зат кына тулысы белән җирдән юкка чыкса, табигатькә бер зыян да булмаячак, киресенчә, табигатькә бу файдага гына булачак. Димәк, кеше бу табигать белән бәйле түгел, ул табигатьне үз файдасына куллана гына, аны пычрата, бозыклык тарата. Кеше бу җир өстендә табигатьне үз файдасына сыгу өчен генә яшимени?
Тормышның мәгънәсе бар
Аллаһ әйтә: «Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз» («Мөлек»: 15). Менә шушы аять белән сорауга җавап әкренләп ачыклана башлады.
Максат Аллаһ каршына кайту, ә җирдә булган нигъмәтләр шушы максатка баручы кешегә хезмәт итә. Шушыңа да бер мисал китерергә була.
Мәсәлән, бер оешманың директоры үзенең бер вәкилен икенче шәһәргә бер эш белән командировкага җибәрә. Бу кешегә кунакхурын алынган, ашау бушка һәм тагы кесә чыгымнары өчен акча да бирелә. Бу хезмәткәр шушы шәһәргә килү белән үзенә йөкләнгән вазыйфаны оныта, рәхәтләнеп кунакханәдә яанәдә ши, бушка ашый, кесә акчаларын да күңел ачуларга тотып бетерә. Кайткач, директор аның эше хакында сорагач, ул кунакханә уңайлы икән, тәмле ашатулар, шәһәрнең матурлыгы, күңел ачулары хакында сөйли башлый. Директор аның бу хатирәләреннән риза булырмы? Бу вәкил үзенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәргә тиеш иде, ә аңа бирелгән кунакханә һәм кесә чыгымнары өчен акча,- болар барысы да вәкилнең томышын уңайлы булсын өчен эшләнелгән иде. Дөнья тормышы да Аллаһка кайтырга әзерләнү өчен, дөнья матурлыгы да кешегә бу вазыйфаны үтәгәндә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен бирелгән.
Аллаһ әйтә: «Сез уйлыйсызмы, Без сезне бушка, уйнап кына бар иттек тә, һәм соңыннан сез Безнең яныбызга әйләнеп кайтмассыз?»-дип («әл-Муъминун»: 115). Аллаһ уйнап бар итми шул, ул безгә хас булган кимчелекләрдән ерактыр. Шулай ук: «Кеше үзен игътибарсыз калдырылыр дип уйлыймы?». Безнең максат, яшәүнең мәгънәсе — Аллаһка кайтырга әзерләнү. Ә аның өчен без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Аллаһ Коръәндә җәннәттә булган нигъмәтләрне сыйфатлаганнан соң әйтте: «…ләкин Аллаһның ризалыгына ирешү монан да зуррактыр. Менә будыр бөек уңышка ирешү» (әт-Тәүбә: 72). Менә шушы уңышка, ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде һәм анда әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият»: 56).
Менә шушыдыр томышыбызның мәгънәсе, менә шушы уңышка ирешү өчен без яшибез. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче — мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле.
Әлхәмду Лилләһ, Аллаһ безне ислам диненә китереп, иманлы итеп тормыш мәгънәсен бирде. Безнең тормыш ашау-эчүгә, күңел ачуга гына кайтып калмый. Безнең бөек максатыбыз бар — ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, бу җирдә Аның урынбасарлары булып яшәү.
Кеше бу дөньяда алда әйтелгән максатларга ирешергә омтыла, ләкин исламда алар барысы да бар. Без үзебезнең якыннарыбызның хакларын үтәргә, аларга ярдәм итеп яшәргә бурычлыбыз. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә да каршы килми. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакълеккә, сәламәт тормышка чакыра. Ислам эчендә кеше бөтен хыял-теләкләренә дә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен — Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.
Фото: http://www.islamdag.ru/news/8228
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Икмәк-муллык һәм иминлек символы, әлеге продуктны без көн саен өстәлдә күрәбез. Әмма бик азлар гына уйланган, ул безнең йортка эләгер алдыннан нинди озын һәм тернистый юл уза. Башта ашлыкны үстерергә, җыеп алырга, он алган оннан ипи пешерергә кирәк. Меңләгән кешеләр төрле һөнәрләр белән мәшгуль бу катлаулы процессларда. Бу тәмле һәм хуш исле икмәк пешергәнчегә кадәр күп көн һәм төн уза.
«Икмәк — бөтен баш» бу зирәк мәкаль балачактан ук билгеле. Күп зирәклек һәм хөрмәт аңа салынган, ул гасырлар буе буыннан-буынга күчкән. Ипигә сакчыл карарга һәм аларны кече яшьтән үк яраткан әниләребез өйрәтәчәк. Өр-яңа икмәк һәм югары үрләр белән аны безнең ата-бабаларыбызның кадерле кунакларын каршы алдылар, алар чиста уй-фикерләр белән яки яхшы яңалыклар белән килделәр. Яхшы һәм бәхетле тормыш юлына булган яшьләрнең әти-әниләре каравай хәер-фатихасын бирде. Гаиләдә бала туганда, һичшиксез, икмәк белән кунакка киләләр.
Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.
Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.
Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.
«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.
Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.
Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.
Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.
Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.
Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.
Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», — ди.
«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.
«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.
Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:
«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»
«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.
«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.
«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.
«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.
Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.
«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.
«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.
Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?